Әлеге чара бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында узды.
Бакчачылык ширкәтләре вәкилләре белән очрашуда Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин, күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева, Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашты.
Турыдан-туры онлайн-трансляция барышында ведомстволар экспертлары бакчачылар өчен төп закон үзгәрешләрен, күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү һәм бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләрен ызанлау мәсьәләләрен яктыртты.
Үз чыгышында Артем Костин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда бакчачылыкны үстерү өчен (федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә) законнар шактый күп кабул ителә, шул исәптән бакча кишщрлеклщрен һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән:
"Дача амнистиясе" турындагы закон инде берничә тапкыр озайтылды. Күптән түгел закон кабул ителде, ул аның эшен чираттагы тапкыр озайтты - 2031 елның 1 мартына кадәр. Шулай ук хәзерге вакытта РФ Дәүләт Думасында тагын бер социаль әһәмиятле закон карала, ул 2031 елның 1 мартына кадәр бакча участокларын түләүсез хосусыйлаштыру вакытын озайту".
Күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерүнең төп мәсьәләләре турында тулырак итеп күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйләде. Чарада катнашучыларга ул бакча йортын торак дип тану тәртибенә, шулай ук гомуми файдаланудагы мөлкәткә гомуми өлешле милек хокукын рәсмиләштерү тәртибенә аерым игътибар бирде.
Бакчачылар белән очрашу вакытында бакчачылык ширкәтләрен комплекслы ызанлау турында да сүз барды. Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатканча, комплекслы кадастр эшләре бер яки берничә чиктәш кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык җир кишәрлекләренә һәм күчемсез милек объектларына карата яисә коммерциячел булмаган берләшмә чиге чикләрендә, мәсәлән, бакчачылык ширкәте чигендә бер үк вакытта башкарыла. Мондый эшләр бюджет акчаларыннан да, шулай ук бакчачыларның үз акчаларыннан да башкарылырга мөмкин.
"Әгәр дә гражданнар яки юридик затлар бюджеттан тыш чаралар хисабына комплекслы кадастр заказлары бирсә (мәсәлән, шәхси), алар теләсә кайсы очракта, аерым алганда, һәр күчемсез милек объектына аерым заказ бирсәләр, үз чыгымнарын шактый киметә", - дип өстәде Ләйсән Рахматуллина.
Шул ук вакытта законда Россия Федерациясенең һәр субъектында кадастр эшләрен уздыруга иң чик максималь бәяләр билгеләү мөмкинлеге карала. Татарстан территориясендә җир кишәрлекләренә карата алар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2014 елның 18 июлендәге карары белән билгеләнгән. Җир кишәрлеге билгеләнүгә һәм аның урнашуына бәйле рәвештә, 3-5 мең сум тәшкил итә. Мәсәлән, бакчачылык өчен билгеләнгән һәм авыл торак пунктларында урнашкан җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләренең максималь бәясе 3 874 сум. Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда әлеге бәя берничә мәртәбә кимергә мөмкин.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: әгәр дә гражданнарның күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча сораулары туса, алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ведомстводагы колл-үзәккә тәүлек буе 8 800-100 -34-34 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.