Буа шәһәренең православие зиратында чистарту һәм төзекләндерү эшләре бара

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Буа шәһәренең мөселман һәм православие зиратларында озак еллар чистартылмаган һәм алар куаклык булып үскән, утыртылган агачлар зур булып үскән  һәм җилле һава шартларында аларның авып төшү  куркынычы булганлыктан, җирле үзидарә органнары зиратларны төзекләндерү һәм чистарту турында карар кабул итте.

Бу эш соңгы 5 ел дәвамында авыл җирлекләрендә халык һәм битараф булмаган якташларыбыз катнашында актив алып барылды. Авыл зиратларының үзгәрүен күреп, шәһәр халкы һәм җирле дини оешмалар бу эшне башкару кирәклеге турында сүз кузгаттылар, өстәвенә, ике зират та шәһәр территориясендә урнашкан.

2020-2021 елларда мөселман зираты территориясен чистарттылар. Өмәләрдә һәм якшәмбеләрдә куаклар җыештырдылар, тәртип урнаштырдылар, биек агачларны кистеләр. 2021 ел ахырында агачлар кисүгә һәм аларны православие зираты территориясеннән чыгаруга керешкәннәр. Зиратларны чистарту турында алдан ук барлык шәһәр халкына җиткерелде.

Буа шәһәрендәге зиратлар иске,  күмелгән урыннарны туганнары карый. Эмма күптәннән ташландык хәлендәге каберләр дә күп. Урыны белән карт агачлар бер-берсенә авып үскән һәм кайбер каберлекләрнең чардуганын җимергән.  Зиратны чистартуда катнашкан эшчеләр, шулай ук өмәләрдә катнашкан шәһәр халкы кискән агачларның каберләргә төшүенә һәм аларны  бозуга юл куймады. Эш барышында бу мәсьәлә буенча җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр килмәде.

«Комсомольская правда» газетасында басылу факты буенча православие зиратындагы каберләрнең торышын тикшерү өчен район комиссиясе формалаштырылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча зыян күргән очракта каберлекләрне торгызу буенча чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International