Буада "Язгы игелек атнасы" бара

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

     «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана Чүпрәле районында «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без толерантлык сайлыйбыз» дигән темага тренинг үткәрде. Дәреснең төп максаты-балигъ булмаганнарда уңай сыйфатлар тәрбияләү, башка кешеләр файдасына игелекле гамәлләр кылуга мотивлаштыру.

     Тренинг танышу белән башланып китте. Аннары психолог тренингта эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде, максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Балалар дуслыкка, иптәшләрен аңлый һәм гафу итә белүгә юнәлдерелгән төрле күнегүләрдә актив катнаштылар. Тренинг ахырында психолог рефлексия үткәрде, анда яшүсмерләр күнегүләрне башкарганда барлыкка килгән авырлыклар турында үз хисләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар. Дуслык темасын приютта тәрбияләнүчеләр дәвам итте. Өлкән балалар кечкенәләр төркеменә курчак театры күрсәттеләр.

Чарадан соң балаларның шатлыклы йөзләрендә бәхетле елмаюларны күрергә мөмкин иде. Чараны оештыручылар фикеренчә, мондый уртак чаралар балигъ булмаган балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыра: игелеклелек, сабырлык, хисләр, әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, бер-берсенә карата әдәпле мөнәсәбәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International