Чара ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Җәмәгатьчелекнең игътибарын гражданнар проблемаларына җәлеп итү максатында белгечләр хәйриячеләр һәм ихтыярыйлар ( волонтерлар) белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әлеге акция кысаларында Буа районы хәйрия склады җитәкчесе Ольга Шевелева мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм итәргә булды. Аның чын күңелдән эшләнгән өлеше зур ярдәм һәм социаль җаваплылыкның иң яхшы дәлиле булып тора.
Социаль бүлек белгече Инга Шәрипова билгеләп үткәнчә, барлык гражданнар да кешеләрнең проблемаларына битараф булмаганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.