Буа студентлары Чаңгы базасы янындагы территорияне тәртипкә китерделәр

2022 елның 22 апреле, җомга

"Буа ветеринария техникумы" студентлары һәм активистлар, "Форпост" үзәге хезмәткәрләре Чаңгы базасы янындагы территорияне җыештыру буенча өмә үткәрделәр.

Техникум студентлары һәм активистлары өчен өмә - ул яхшы һәм файдалы традиция. Студентлар территорияне тәртипкә китерделәр: кар эрегәннән соң калган чүп-чарны җыйдылар, территорияне ботаклардан, коры яфраклардан чистарттылар, башкарылган эштән һәркемнең күңеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International