Мәдәни үсеш үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Фойеда районның аерым авыл җирлекләренең җирле үзидарә тарихы күргәзмәсе оештырылган иде.
Бу көнне бәйрәмгә халык проблемаларын хәл итүне йөкләгән, һәрвакытта да сабыр булырга мәҗбүр итә торган һөнәр кешеләре җыелды.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов намуслы хезмәтләре өчен котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Бүген муниципаль хезмәткәрләргә аерым җаваплылык йөкләнә. Нәкъ менә аларның эш сыйфатына кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе, территориянең үсеш темплары, лаеклы яшәү шартлары тудыру бәйле. Мин ышанам, алга таба да җирле үзидарәнең эшчәнлеге һәр гражданның тормыш сыйфатын яхшырту һәм алга куелган бурычларны хәл итү максатыннан конструктив һәм нәтиҗәле булачак. Һәм бергә без югары нәтиҗәләргә ирешәчәкбез! Һәркайсыгызга инициатива күрсәтүегезне, яңа эш алымнары эзләвегезне телим, - диде үз чыгышында Ранис Рафисович.
Шулай ук җирле үзидарә хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.