2022 елның 23 апрелендә санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2022» республика акциясе кысаларында Буа шәһәрендә үзәк гомумшәһәр өмәсе узачак.
Шәһәр халкын табигатьне саклау эшчәнлегенә максималь җәлеп итү максатыннан һәркемне Буа районы территориясендә шимбә өмәсендә катнашырга, территориядә тәртип булдыруга һәм саклауга үз өлешен кертергә чакырабыз.