Буада хәрби хезмәткә алынучылар көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 22 апреле, җомга

21 апрель көнне Буа районында язгы чакырылыш кампаниясе кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелде.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм кунакларны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде.

  • Сезне җаваплы чор, яңа хезмәттәш иптәшләрегез көтә, алар белән бергә сез Ватаныбызның тынычлыгын һәм чикләрен саклаячаксыз. Хезмәтегездә намуслы һәм дөрес булыгыз, бурычыгызга тугры  үтәгез һәм ныклы булыгыз. Хәрби хезмәт - ул мактаулы бурыч, Ватан һәм халык алдында изге бурыч. Ышанам, сез барыгыз да яхшы солдат булачаксыз, һәм без сезнең белән горурланачакбыз, - диде Ленар Рафикович.

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин билгеләп үткәнчә, хезмәт срогы элеккечә кала - бер ел.

- Ата-аналарның шикләрен таратабыз -Россия Президентының рәсми белдерүе буенча, бер генә чакырылучы да , кайнар нокталарда хезмәт итмәячәк. Шуңа күрә тыныч күңел белән хезмәт итегез. Шул ук вакытта әти-әниләрегезне, туганнарыгызны онытмагыз, алар сезне яраталар һәм көтеп алалар. Гаиләләрегезнең һәм районыгызның горурлыгы, Ватанны саклаучылар булыгыз.

Буа районыннан армиягә чакырылучыларны беренче озату 24 майда булачак. Чакырылыш июль уртасына кадәр барачак. Безнең егетләр ил территориясендә Идел буеннан алып Ерак Көнчыгышка кадәр хезмәт итәчәк. Шул ук вакытта чакырылучының теләге, аның белеме һәм сәламәтлек мөмкинлекләре исәпкә алына, дип билгеләп үтте хәрби комиссар.

Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хәрби хезмәткә чакырылучыларның әтиләре егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр. Азан укып, егетләргә «Хаҗилар» мәчете имамы Фәһим хәзрәт үзенең теләкләрен җиткерде. Сәхнәдән патриотик җырлар һәм иң изге теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International