Барлык православие динен тотучыларны чын күңелдән бөек һәм шатлыклы бәйрәм - Христосның Яңадан туу бәйрәме белән котлыйм!
Пасха бәйрәме-православие христианнары өчен елның төп вакыйгасы һәм православие динендәге иң зур һәм хөрмәтле бәйрәм.
Пасха халкыбызның тарихи тамырларын һәм тирән гореф-гадәтләрен, аның әхлакый кыйммәтләрен, сабырлык, мәрхәмәтлелекне аңларга ярдәм итә. Бу төп православие бәйрәмендә барлык үпкәләр дә онытыла һәм гафу ителә, тынычлык һәм бәхет килә. Пасха кешеләрне берләштерә, игелеккә һәм гаделлеккә ышаныч тудыра, кешенең күңел чисталыгы турында искә төшерә.
Дини карашларның төрле булуына карамастан, бүген православие динендәгеләр белән бергә, бу тантананы безнең районның барлык халкы бүлешә.
Буа районының православие динендәгеләргә нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык игелекле башлангычларда уңышлар телим. Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, яхшы кәеф, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч, тынычлык, мәхәббәт һәм татулык алып килсен.
Якты Пасха бәйрәме белән сезне, хөрмәтле буалылар!