«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрде.
Төп максат-балаларның ялын оештыру һәм уңай кәеф булдыру.
Малайлар һәм кызлар өчен «Рио» кафесында хәйрия ашы узды. Тәмле төшке аштан соң балалар күңелле уеннарда һәм волонтерлар оештырган мастер–класста катнаштылар.
Мондый чаралар һәр бала өчен бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу тагын бер кат дуслар белән очрашырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирә.
Бәйрәмне оештырган шәхси эшмәкәр Хисаметдинова Лилия Рамил кызына һәм балалар бәйрәмнәрен оештыручы Эльвира Гарифуллинага, шулай ук волонтерлар Бикмөхәммәтова Зилә һәм Төхвәтуллина Фәнзиләгә Буа шәһәренең 5нче гимназиясенә рәхмәт белдерәбез.