Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырмагыз.
2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамдакалсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җил вакытында йортларның диварлары яныннан китегез, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла .карый.
3. Урамда , электр чыбыклары. юл билгеләреннән,элмә такталардан,реклама щитларыннан ерак торыгыз.
4. Биек агачлар янында булмагаз, шулай ук машиналарыгызны да куймагыз, чөнки җил зур ботакларны сындырып Сезгә һәм машинагызга зыян саларга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тормагыз, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез яшен вакытында велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен узганны көтегез. Машинада барганда да туктап, тәрәзәләрне ябыгыз.
Әгәр дә Сез яшен вакытында ачыклыкта булсагыз, җиргә ятыгыз ( комлы яки ташлы грунтка), мөмкинчелек булганда түбәнлеккә. Сезнең яныгызда күл, елга яки буа булмавы яхшы, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 м радиуска кадәр тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында чиктән тыш игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сакланырга. Мөмкин булганда, ерак аралы сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.