"Кайнар линия"гә шалтыратучылар түбәндәгеләр турында белә алачак:
- шәһәр яны күчемсез милеген сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә;
- йорт һәм җир кишәрлеге нинди зурлыкка туры килергә тиеш;
- җир кишәрлеге сак зонасында урнашкан булса нишләргә;
-күчемсез милек объектын ничек тикшерергә һ.б.
Шалтыратулар 10 нан 12 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республика районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "Кайнар линия" бүлегендә белергә мөмкин.