«Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Шакирова Светлана Буа муниципаль районында «Без цифрлы дөньяда» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - яшүсмерләрне интернет челтәрендә сагалаган куркынычлар белән таныштыру, челтәрдә имин эш турында мәгълүматларны системалаштыру һәм гомумиләштерү.
Үзенең мини-лекциясендә психолог яшүсмерләргә "бәйлелек", "мәгълүмати бәйлелек", "интернет - бәйлелек" төшенчәләре турында җиткерергә тырышты, аларның барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләде. Аннары балалар дискуссиядә актив катнаштылар. Чарада катнашучыларның күбесе компьютер белән эшләүдә нинди тискәре һәм уңай якларны күрүләре турында үз фикерләрен белдерде.
Әйтелгәннәрне гомумиләштереп, яшүсмерләр чынбарлык тормыш иң бай, кызыклы, дигән нәтиҗәгә килделәр.