Шимбә көнне, 23 апрельдә, гадәти бурычларны вакытлыча калдырып, Буа районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган шәһәр өмәсенә чыктылар.
Хезмәткәрләр оешмага ныгытылган Комаров урамын чистарттылар. Эш масштаблы: чүп-чардан бөтен территория җыештырылган, терәк баганалары һәм зур агачлар агартылган.
Өмә - матур чиста шәһәрдә, чиста урамнарда яшәү теләгебезне күрсәтүнең менә дигән ысулы, ачык һавада аралашу мөмкинлеге дә.
- Кар эрегәннән соң калган чүп-чар, җавапсыз халыкның чүп-чарны чүп савытына кадәр ташламавы, әлбәттә, шәһәребезне бизәми. Монда минем гаиләм, балаларым яши, без бу урамнар буйлап йөрибез һәм шәһәребезнең матур һәм төзек булуын телибез. Минемчә, һәр битараф булмаган буалы өмәгә чыгарга, безнең шәһәребез чиста булсын өчен, йорт яки үз ишегалдында җыештырырга тиеш, - диләр өмәдә катнашучылар.
Буалылырны өмәләр оештырырга чакырабыз!