Агымдагы елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыгы 67847 га мәйданда язгы культуралар чәчәргә тиеш булачак, шул исәптән 41066 га мәйданда сабан бөртеклеләре һәм кузаклы культуралар, 15542 га техник культуралар, шуның 8007 га-шикәр чөгендере чәчеләчәк. Бәрәңге һәм яшелчә культураларын 221 га мәйданда чәчү планлаштырыла.
Язгы кыр кампаниясен үткәрүдә 450 берәмлек трактор, 284 тырмалау агрегаты, 161 чәчү алды эшләрен башкару агрегаты, 309 чәчү агрегаты, шул исәптән 33 чәчү комплексы җәлеп итү планлаштырыла.