Буа районы укучылары Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының толлары янында булдылар.

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

"Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбендә" “ Язгы игелек атнасы” старт алды.

Атна дәвамында укучылар планлаштырылган чараларда актив катнашалар.

"Ветераннар турында кайгырту" акциясе кысаларында мәктәпнең яшь армиячеләре, 6 сыйныф укучылары, ТР Президенты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына бүләк тапшыруда катнаштылар. Укучылар мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, 1923 елда туган Нуретдинова Суфия Лотфулла кызы, “Ватан” колхозында гомер буе хезмәт куючылар, 1926 елда туган Миннебаева Зөһрән Гыйбадулла кызы һәм 1929елда туган Гатауллина Җәвидә Шәйхи  кызы  белән очраштылар, киләсе бәйрәмнәр белән тәбрикләделәр. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Аларга сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International