Ранис Камартдинов Ташкичү мәктәбендә капиталь ремонт эшләре нәтиҗәләре һәм башка объектларда ремонт эшләренең барышы белән танышты

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Сишәмбе-төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карау көне. Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов  Ташкичү  мәктәбендә капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Укытучылар составы җитәкчелеккә, төзүчеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда мәктәптә түбәне алыштырдылар, яңа кар тоткычлар, яңа тәрәзәләр урнаштырдылар, җылыту системасын яңарттылар. Объектны ремонтлауга 12 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда эшне дәвам итү һәм диварларны, идәннәрне тәртипкә китерү планлаштырыла.

Буаның 1нче сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә. Элек балалар бакчасы урнашкан бинаның беренче катын таләпләргә туры китереп, музыка, хореография классларына әйләндерделәр, бәдрәф һәм душ бүлмәләре әзерләделәр. Сәнгать мәктәбенең башка биналарында да ремонт эшләре дәвам итә.

Шулай ук Ранис Камартдинов шәһәр мунчасында булды, ул хәзерге вакытта ремонтка ябылган. Мунчада җылыту приборлары һәм ташлар алыштырылды. Санитар эшкәртү һәм вак-төяк җитешсезлекләрне бетерү буенча эш дәвам итә.

Соңгы этапта Буа район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә ремонт эшләре бара. Кабинетлар әзер диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International