Чернобыль атом электростанциясендәге авария истәлегенә, академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә "Чернобыль-безнең яра" дигән тематик программа булды. Чернобыль авариясенә - илебез тарихындагы фаҗигале көнгә 36 ел тулды. 8б сыйныфы бу куркыныч вакыйга истәлегенә әдәби музыкаль композиция әзерләделәр. Чараның кунаклары- авария ликвидаторлары, толлар, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары хәрби комиссары подполковник Радик Төхвәтуллин булды. Очрашу ахырында һәлак булган ликвидаторлар турында бер минутлык тынлык белән искә алдылар.