Ранис Камартдинов Идел буе федераль округының «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәләре секретарьлары форумы эшендә катнаша.

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген, 27 апрельдә Түбән Новгородта «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Идел буе федераль округы җирле бүлекчәләре секретарьлары форумы эшли башлады.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлегеннән форумда партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов катнаша.

Партия активистларына сәламләү сүзе белән Партиянең Генераль советы секретаре, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак мөрәҗәгать итте.

    Форумда иҗтимагый-сәяси көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Сүз, шул исәптән, партиянең Халык программасын гамәлгә ашыру, эш форматларын һәм партия проектлары структурасын яңарту турында булды..
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International