Россия Федерациясе Президентының 31.03.2002 ел, № 175 Указы нигезендә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә ата-аналарның берсенә бирелә.
Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән эшли башлаячак. Аны алу өчен ата-анадан (законлы вәкилдән) бары тик дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук КФҮ аша бирергә мөмкин булган гариза гына кирәк. Барлык кирәкле мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә сорый. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан эшли башлаячак.
"Якынча мәгълүматларга караганда, 8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүне Татарстанның 79 380нән артык баласы ала алачак. Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккечә үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча, ягъни гаилә керемнәрен, мөлкәтен, ата - анада эш хакы булуны яки аның булмавын исәпкә алып, кабул ителәчәк«, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Түләү гаилә кеременә бәйле рәвештә күләмдә биреләчәк– 50% - 5216,50; 75% - 7 824,75 яки 100% - 10 433,00 республикада бала өчен яшәү минимумы күләменнән, ул агымдагы елда 10 433 сум тәшкил итә.
Билгеләү һәм түләү сроклары
Пособие билгеләү турындагы карар гариза һәм Пенсия фондына гариза бирүче оешмаларның һәм документларының кирәкле белешмәләре кергән көннән 10 эш көне эчендә чыгарыла.
Беренче акча күчерү түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә башкарыла. Алга таба акчалар пособие түләнә торган айдан соң килүче айның 1-нче саныннан 25-нче санына күчерелә.
! Гариза буенча карар кабул итү срогы Пенсия фондына оешмалардан мәгълүмат яки мөрәҗәгать итүчедән түләү хокукын раслаучы документлар килмәсә 20 эш көненә озайтыла.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр МИР картасы буенча банк счетларына да, шулай ук Россия почтасы аша да күчереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июленнән 8 яшьтән 16 яшькә кадәр, ялгыз ата-аналарга гына түләү кертелгән иде. Ялгыз ата-аналарга 1 млрд. 384 млн. сум җибәрелгән инде. Хәзер бу чара, президент карары нигезендә, тулы гаиләләргә дә кагылачак.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 000
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.ok.ru/group/58408636907571
https://t.me/PFRTATARbot
8-960-088-30-74