Буалылар түләү документының электрон формасын рәсмиләштерә алалар

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Кәгазь, комплектлау һәм чыгым материаллары белән тәэмин итүдәге тотрыксыз хәлләр белән күпләргә, шул исәптән Татэнергосбытка да очрашырга туры килде. Әмма шуңа да карамастан, компаниядә квитанцияләр вакытында килсен өчен төрле чаралар күрелә. Кулланучылар артык борчылмасын өчен, компания аның электрон версиясенә язылырга тәкъдим итә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисапларны «Татэнергосбыт » АҖ аша башкаручы йортларда яшәүчеләр, сайттагы шәхси кабинетта тиешле гаризаны тутырып, түләү документының электрон формасына күчәргә мөмкин

Түләү документын https://uslugi.tatarstan.ru сайтында да  алырга һәм квитанцияне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International