Мәдәният хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Район мәдәният йорты" хезмәткәрләре Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  булдылар.

 

Концерт Җиңү көненә багышланган иде. Анда Атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Моисеев, Илсөяр Кузьмина, Атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Дубова, Ленар Салихов, Сагдиева Рамилә һәм яшь артистка Сатриванова Нелли (җитәкчесе Диана Шәрәфиева), мәдәният волонтерлары Дания, Зилә, Лилия, Дилә  катнашты.

 

Шулай ук "Георгий тасмасы" акциясе үткәрделәр, тыл ветераннарына тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International