Игътибар бәйге! Коррупциягә каршы шигырь яз!

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

 

Район халкы арасында коррупциягә каршы юнәлешле «Бергәләп коррупциягә каршы!» исеме астында бәйге оештырыла. Катнашу тәртибе турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова сөйләде:

- Конкурсның максаты-гражданнарда коррупциягә тискәре караш тәрбияләү, актив гражданлык позициясен формалаштыру. Иҗади бәйге буларак, аны «Татмедиа» АҖ филиалы «Буа-информ» белән берлектә оештырдылар. Шигырьне рус яки татар телләрендә язарга мөмкин. Таләпләргә туры килми торган тәкъдим ителгән эшләр катнашуга рөхсәт ителми. Җиңүче 2 яшь категориясе буенча билгеләнә: 35 яшькә кадәр, 36 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр. Җиңүчеләрне укучылар үзләре билгеләячәк. Иң күп тавыш җыйган 2 эш иң яхшысы дип табылачак. Бәйгедә катнашу өчен шигырьне  Zulfiya.Shayhattarov@tatar.ru электрон почтага «Коррупциягә каршы бергә!» темасы белән doc яки docx форматында җибәрергә кирәк булачак. Шигырьләр җыю 2022 елның 18 маена кадәр үткәрелә. Тавыш бирү buinsk-tat.ru. сайтында 19 май көнне 00:00 сәгатьтә башлана 23 май көнне сәгать 00:00 тәмамлана. Һәр эштә авторның тулы исеме һәм фамилиясе, элемтә өчен телефон номеры, катнашучының яше булырга тиеш. Район бәйгесенә йомгак 2022 елның 24 маенда ясалачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 3-19-73, 3-12-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International