Буада мобиль социаль бригадалар эшли

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Илдә ерак авылларда яшәүче өлкәннәргә сырхауханәләргә барып җитәргә ярдәм итүче мобиль бригадалар программасы эшли.

«Демография» милли проекты буенча сатып алынган махсус автотранспорт ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр (65+) үзәк район хастаханәләренә китерелә һәм үз вакытында профилактик карау яки диспансерлаштыру уза. Илкүләм проектның максатларының берсе-өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен шартлар булдыру.

 «Татарстанда диспансеризацияне узу өчен 240 өлкән буалы хастаханәгә китерелде. Өлкәннәрне медицина учреждениеләренә китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру вакытында без нәтиҗәле ведомствоара эшне җайга салдык — социаль хезмәтләр һәм сәламәтлек саклау оешмалары җәлеп ителде», - дип билгеләп үттеләр республиканың Буа муниципаль районы социаль яклау бүлегендә. «Медицина учреждениесенә даими бару мөмкинлеге әби-бабайларыбызга иртә стадияләрдә сәламәтлек белән бәйле проблемаларны ачыкларга һәм вакытында дәвалауга керешергә мөмкинлек бирә» , - ди Буа районындагы “Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гафурова Ләйсән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International