30 апрельдә Россиядә янгын сүндерүчеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче урта төркем балаларга С.Маршак әкияте мотивлары буенча "Кошкин дом" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Анда Буа районы буенча янгын сүндерү инспекторы Хәйруллин Айдар Илдар улы катнашты. Ул аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада үзеңне урамда һәм өйдә ничек тотарга кирәклеге, янгынга юл куймау һәм янгын башланган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләде. Инспектор янгын куркынычсызлыгы буенча белешмә таратты.
Чараның максаты - музыкаль-театрда балаларның иҗади активлыгын үстерү өчен шартлар тудыру, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белем бирергә, ут белән дөрес эш итү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итү.
Бу вакыйгага мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләр белән бергә бер айдан артык әзерләнгән. Балаларның һәркайсына аның темпераментына туры килә торган һәм яшь артистларның иҗади сәләтләрен ачарга сәләтле роль табылган. Матур костюмнар, декорацияләр, музыкаль бизәлеш, ә иң мөһиме - актерларның ихлас уены кечкенә тамашачыларны битараф калдырмады. Премьера зур уңыш белән узды! Бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алынды, ә яшь артистлар көчле алкышлар белән бүләкләнде!