Яңа түләү җан башына уртача керем төбәк яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә (элек түләү ялгыз ата-аналарга гына билгеләнгән иде). Татарстанда ул 10 756 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында КФҮ әлеге хезмәт буенча гариза бирүчеләрне кабул итү өчен 1 майдан 10 майга кадәр ял көннәрсез эшләячәк, шул ук вакытта эш графигы үзгәрәчәк.
1, 2, 3, 7, 8, 9, 10 май аенда «Минем документлар» офислары 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр түләүне рәсмиләштерергә теләүчеләр өчен генә ачык булачак.
Бу көннәрдә республиканың бер генә түгел, ә берничә КФҮ филиалы эшли торган өч шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча урнашкан офислар кабул итәчәк:
Казан шәһәре
Җиңү Проспекты, 214
Кулагин ур., 1
Коләхмәтов ур., 25
Яр Чаллы шәһәре
Кол Гали бульвары, 25А
Түбән Кама шәһәре
Сөембикә ур., 7А
Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында берәр офис урнашкан. Алар шулай ук күрсәтелгән сәгатьләрдә 10:00 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк.
4, 5, 6 майда республикадагы барлык филиаллар (61 офис) гадәти режимда эшли.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Ул шулай ук гариза биргәндә тапшырырга кирәк булган документлар турында сөйләде һәм 1 майдан гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша да бирергә мөмкин булачагын искәртте.