Шулай ук Росреестр кадастр инженерлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингын яңартырга ниятли: хәзер "кызыл зонага" эләгү эзсез калмаячак.
Бу хакта кадастр инженерлары өчен узган семинарда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин хәбәр итте, анда йөздән артык белгеч катнашты. Алар өчен белем бирә торган чараны Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары, шулай ук "Идел буе" кадастр инженерлары ассоцияциясе вәкилләре уздырды.
Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Росреестрның бер стратегиясе - күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү срокларын шактый кыскарту, шул ук вакытта исәпкә алу-теркәү гамәлләрен туктатып тору турында карар бердәй булырга тиеш (кадастр исәбе - 1-5 эш көне эчендә, туктатып тору өлеше - 0,1 %тан артмаска тиеш).
Татарстан Росреестры белгечләре сүзләренә караганда, күчемсез милекне рәсмиләштерү срокларына күп очракта кадастр инженерлары тарафыннан документлар әзерләү сыйфаты йогынты ясый. Әйтик, бары тик март аенда гына, документлардагы җитешсезлекләргә бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры 276 очракта кадастр исәбен туктатып торырга мәҗбүр булды.
"Кадастр инженеры гариза бирүче белән Росреестр арасында арадашчы булып тора. Күчемсез милек рәсмиләштергәндә аңа мөрәҗәгать итеп, гражданин уңай нәтиҗә алырга өметләнә. Әгәр дә нәтиҗә капма-каршы икән - Росреестрдан туктатып тору яки хәтта кире кагу турында карар кабул ителгән икән - бу гражданинның әрәм узган вакыты һәм нәтиҗәсезгә акча сарыф итүе. Мондый хәлләрнең килеп чыгуын минимумга калдыру өчен, "Идел буе" кадастр инженерлары ассоцияциясе белән берлектә без кадастр инженерлары өчен укыту семинарларын даими нигездә дәвам итәргә, бергәләп законнардагы хаталарны һәм яңалыкларны тикшерергә планлаштырабыз ", - дип шәрехли Артем Костин.
Росреестр тарафыннан әзерләнгән документларның сыйфатын күтәрү максатыннан шулай ук кадастр инженерлары тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларны ачыклаганда гамәлләрнең махсус алгоритмы эшләнде. Кадастр исәбен туктатып торуга китергән теләсә нинди хатаны ачыклаганда, Татарстан Росреестры бу хакта белгечкә хәбәр итәчәк. Шул ук вакытта хата төре - техник яки җитдирәкме - бу принципиаль түгел. Үз чиратында, мәгълүмат алгач, үз-үзен җайга сала торган оешма тикшерү үткәрергә һәм дисциплинар җаваплылык турында тиешле карар чыгарырга тиеш. (Тупас хокук бозулар элеккечә тикшерүләр үткәрү өчен нигез була ала, шул исәптән прокурортикшерүләре өчен дә).
Шулай ук якын арада кадастр инженерлары рейтингын яңарту планлаштырыла, хәзер ул автоматик режимда алып барылачак.
Моннан тыш, кадастр инженерлары белән оператив элемтәдә тору һәм Татарстан Росреестры тарафыннан төгәл җаваплар бирү өчен Telegram мессенджерында чат-бот кертеләчәк.
«Татарстан Росреестры кадастр инженерлары белән үзара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә. Бу килеп туган мәсьәләләрне хәл иткәндә бердәм алым булдырырга, кадастр эшләренең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Бүгенге чараның һәм тулаем эшнең төп максаты шунда. Без гражданнар, Росреестр хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп, аларны вакытында һәм тиешле сыйфатта алырга омтылабыз. Кадастр инженерларын үзлегеннән җайга салынучы оешма белән тандемда без куелган максатка ирешә алырбыз, дип уйлыйм", - дип билгеләде Артем Костин, эшлекле очрашуга йомгак ясап.
Шулай ук үзара хезмәттәшлекнең мөһимлегенә игътибарны "Идел буе" кадастр инженерлары ассоцияциясе башкарма директоры Вадим Савельев юнәлтте:
«Татарстанда барыбыз да бер көймәдә. Росреестрның һәм кадастр инженерларының уртак бурычы - заказчы өчен тискәре карарга китерә торган документларда хаталарны минимумга калдыру. Әлеге чараны оештыруда инициатива һәм ярдәм иткән, шулай ук анда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә рәхмәт белдерәм».
Семинар "түгәрәк өстәл" белән тәмамланды, аны үткәрү вакытында һәр кадастр инженеры экспертларга үз эшчәнлеге буенча конкрет сорау бирә алды.
Белешмәгә
Хәзерге вакытта республика территориясендә кадастр эшчәнлеге өлкәсендә 600 белгеч эшли. Татарстанлыларга белгечне сайлау җиңелрәк булсын өчен, Татарстан Росреестры ай саен кадастр инженерлары рейтингын төзүен дәвам итә. Кадастр эшләрен башкаруга подряд килешүе төзү алдыннан аның белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Кадастр инженерын сайла” бүлегендә танышырга киңәш итәбез.
Контакты для СМИ
Пресс-служба Росреестра Татарстана
255-25-80 – Галиуллина Галина
www.instagram.com/rosreestr_tatarstana
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://t.me/rosreestr_tatarstan