1 һәм 2 майда Санкт-Петербургта «Легкоатлетика манежы» спорт комплексы мәйданчыгында «Петр Великий Кубогы» бөтенстиль каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышлар инде 21 нче тапкыр узды һәм Россиянең 35 төбәгеннән 2000нән артык атлетны берләштерделәр.
Өч төрле стиль каратэ - ОК ( чикләнгән контакт), ПК - (саклану чараларыннан башка тулы контакт) һәм СЗ - саклану чараларындагы тулы контакт) дисциплиналарында иң көчлеләрне күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Буа шәһәренең СПСАН клубыннан 2 спортчы - Смирнов Данила һәм Чернеева Камилла чыгыш ясады. Ике спортчы да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр һәм беренче урынны яуладылар.
"Петр Великий Кубогы" Бөтенроссия Спартакиадасы финалына сайлап алу этабы булып тора, ул 2022 елның августында Анапа шәһәрендә узачак.