Туган җиргә мәхәббәтне анарда сугыш ветераны, 42 ел механизатор булып эшләгән, мәрхүм әтисе тәрбияли. Армиягә алынырга ике ел калгач, әтисенә ярдәм итә, аннан соң аны өч айга парашютчылар курсларына җибәрәләр һәм Белоруссиягә хәрби десант гаскәрләренә алалар. Хезмәт итеп кайткач, әтисе эшен дәвам итә.
Әсгать Гадиевич 53 ел инде механизатор булып эшли, шуларның 35 елы иске ДТ 75 тракторында. Өр-яңа, заманча тракторга күчәргә тәкъдим иткәч тә ул аны ташламый. Менә бүген дә юбилеен эш урынында, Буа районы кырларында тракторда эшләп каршы алды.
Әсгать абый ел саен 1000 гектардан артык җиргә хезмәт күрсәтә: сөрә, чәчә, ашата, тырмалата. Аның эшкә җаваплы мөнәсәбәтен агрофирма, район һәм республика җитәкчелеге берничә тапкыр билгеләп үтте.
Район башлыгы Ранис Камартдинов юбилярны котларга үзе килде. Ул аңа бүләк тапшырды һәм нык сәламәтлек теләде, фидакарь хезмәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Агрофирма җитәкчелегеннән бүләкләрне «Авангард» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов һәм генераль директорның авыл хуҗалыгы һәм механизация буенча урынбасары Фиргать Кадыйров тапшырдылар.