Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре бушлай хезмәт алачак.

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

5 майдан 9 майга кадәр бәйрәм уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре бушлай чәчтараш хезмәте ала алачак.

Чәчтараш хезмәтләре түбәндәге адресларда күрсәтеләчәк:

Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149, «ЭЗА» чәчтарашханәсе;

Буа шәһәре, Вахитов ур., 71Б йорт, Татфондбанк бинасы, «Эконом» чәчтарашханәсе.

Хезмәттән файдалану  өчен үзең белән паспорт, Бөек Ватан сугышы ветераны яки тыл хезмәтчәне таныклыгы, СНИЛС булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International