Автобус, трамвай, троллейбус уеннарга тәгаен илтеп җиткерәчәк

2013 елның 22 июне, шимбә
350дән күбрәк комплект медаль уйнатылачак җәйге Универсиадага 10 меңнән күбрәк кунак көтелә. Ә бәйгеләрне үткәрү өчен 64тән күбрәк  объект  файдаланылачак, шул исәптән 45 мең  җанатарны сыйдырырлык футбол стадионы да.
Җәйге уеннарны транспорт  белән тәэмин итү концепциясенә яңа корылган һәм реконструкцияләнгән инфраструктуралар – 10нан күбрәк транспорт тәмамланышы, 44 җәяүле аркылы чыгу урыны, 23 автомобиль юлы, 73 шәһәр урамы, Казан метрополитенының 2нче чираты, Казан тизйөрешле трамвай линиясе, “Казан” аэропортына аэроэксперсс линиясе керә. Универсиадада катнашучылар белән автобуслар җәмәгать транспорты полосаларыннан хә-рәкәт итәчәк һәм шәһәрлеләргә  уңайсызлык тудырмаячак. Бары тик Универсиаданы ачканда һәм  япканда, утны алып килү эстафетасында, шулай ук спорт  атлавы ярышларында һәм ярыммарафонда гына кайбер урыннарда юлларны  ябып торырга туры киләчәк. Универсиаданы ачу һәм ябуга бәйле  төстә хәрәкәт дүрт тапкыр чикләнә: 22 июньдә катнашучыларны Универсиада Авылыннан “Казан-Арена” стадионына илтү буенча күнекмәләр үткәрүгә, 4 июльдә тантананы ачуның генераль репетициясен үткәргәндә.  6 һәм 17 июльдә – тантаналар үзләре. Барлык очракларда да чикләүләр 18дән төнге                2 сәгатькәчә гамәлдә булачак. Шунысы  мөһим – юл  ябулар автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларына кагылмый. 
9-10 июльдә Универсиада кысаларында спорт  атлавы буенча бәйгеләр узачак. Моңа бәйле рәвештә төнге 0.00 сәгатьтән көндезге 12гә кадәр Кремль Яр буе – Сәетгалиев – Ташаяк маршруты буенча хәрәкәт итү туктатып торылачак. 12 июльдә – Кремль Яр буе – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Краснококшайская урамнары буенча узучы ярыммарафон көнендә хәрәкәт шулай ук 0.00дән 12 сәгатькәчә  чикләнәчәк. Универсиада үткәрү дәвамында катнашучыларның Универсиада Авылыннан китүе вакытында Академик Парин урамында Оренбург трактының Мәүлетов урамына кадәр кечкенә өлешендә  шәхси автотранспортчылар өчен хәрәкәт чикләнәчәк. 
Шунысын әйтергә кирәк, Универсиадада катнашучыларның  маршрутлары дәүләт автоинспекциясенең катгый контроле астында  булачак. Бигрәк тә җәмәгать транспорты полосасына керүгә игътибар биреләчәк. Бу чорда өстәмә рәвештә тагын 18 юл участогында – Горький, Большая Крыловка, Ленская, Залесная урамнарында  һәм Меңъеллык мәйданында андый полосалар пәйда булачак. 1 июльдән шәһәрдә зур йөк автомобильләре хәрәкәте тыела.  5 тоннадан күбрәк авырлыктагы барлык транспорт өчен тыю 6дан 22 сәгатькәчә гамәлдә була.  Казанда барлык җәмәгать транспорты иртәнге 4тән  төнге 1гәчә эшләячәк.Универсиаданы ачу һәм ябу көннәрендә “Казан-Арена” стадионы аша узучы метрополитен һәм җәмәгать транспорты  иртәнге 3кә кадәр йөриячәк. Тамашачыларның уңайлыгы өчен “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән  шулай ук Липатов урамындагы мәйданчыкта (Дербышка бистәсе), “Тимер юлчылар” мәдәният сарае яныннан (Юдино бистәсе) һәм Химическая урамыннан (жилплощадка) 17дән 20.30 сәгатькә кадәр махсус автобус-шаттллар хәрәкәт итәчәк. 
Универсиада көннәрендә  полоса өстендә “Керү тыела” юл билгесе кую юлы белән таксиларның аерым полосалары буенча хәрәкәтен алу планлаштырыла. Казан урамнарының үткәрү сәләтен зурайту  максатында Зур Казан боҗрасында һәм Болакта сулга борылышлар рөхсәт ителми. 
Универсиада көннәрендә өзлексез хәрәкәт тәэмин итү өчен заманча мәгълүмати технологияләр кулланылачак. Әлеге максатта  юл хәрәкәте белән идарә итүнең җәмәгать транспортына өстенлек бирүче адаптацияле автоматлаштырылган системасы кертеләчәк. Универсиада мар-шрутында яткан 98 светофор,                       7 тәмамланыш адаптацияле идарә итү системасы белән бәйләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International