Юбиляр

2013 елның 22 июне, шимбә
Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл  хуҗалыгы  фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты,  Татарстан Республикасы каршында казанышлары өчен орден иясе Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендәге “Коммуна” җәмгыяте районда гына түгел, республикада да данлы. Аның елның-елында игенчелек, терлекчелек өлкәсендә ирешел-гәннәре турында аерым  китап язарга булыр иде. Тик бүгенге әңгәмәбездә саннар, фактлар дөньясына “чуммаска”, ә шушы көннәрдә 60 яшен тутырган танылган җитәкчене шәхси яктан ачарга  теләдек.
– Җәүдәт Салихович, гомерегез авыл хуҗалыгы белән бәйле. Башка юлдан китмәвегезгә үкенмисезме?
– Юк, дип өздереп әйтә алам. Кечкенәдән җирне яраттым. Мәктәптә яхшы укыгач, әнием, туганнарым укытучы, табиб булырга кыстап карадылар. Ә мин үз дигәнемнән  чигенмәдем, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Аны Кызыл дипломга тәмамлап, агроном белгечлеге алып чыктым. Хезмәт биографиямне туган авылым Күл Черкенендә башлап җибәрдем. “Коммуна”да баш агроном, парторг, “Марс” хуҗалыгында   рәис вазифаларын башкардым. Ә 1992 елда, нәкъ туган көнемдә, “Коммуна”га җи-тәкче булып кайттым.
– Бүген “Коммуна” районда  үз көнен үзе күрүче сирәк хуҗалыкларның берсе. Ничек уйлыйсыз, инвестицияләр кертел-мәгәндә авыл хуҗалыгының  киләчәге бармы?
– Иң элек илгә чын хуҗа кирәк. Шул чакта гына  авыл халкында алдагы көнгә ышаныч  туачак. Ә бүгенге вәзгыять гомерле түгел. Инвестицияләрсез, дотацияләрсез яшәве авыр, билгеле. Шулай да тырышабыз-тырмашабыз әле. Хезмәт хакын да үз вакытында бирәбез, терлек азыгы, икмәк белән дә тәэмин итәбез. Социаль өлкә турында да онытмыйбыз – җәмгыятькә кергән һәр авылда үз көчебез белән торгызылган мәдәният йортлары, клублар бар, Зөя аша күпер  салдык, ике күл казыттык, Килдуразга  чишмә суын тарттык, хәзер урамнарына таш түшибез, балалар бакчасы эшли.
– Җәүдәт Салихович, Сезнең хакта компьютер кебек уйлый, диләр. Ә үзегезнең күзлектән нинди кеше Сез? 
–  Иң элек үземне эш аты, русчалатып әйтсәк “трудяга”, дип саныйм. Башкалардан да шуны таләп итәм. Шуңа вакыты  белән кырыс та, җитди дә буламдыр, тиз кызып та китәмдер. Бер үк вакытта нечкә күңелле, бар  нәрсәне йөрәгемә  якын алучы кеше дә мин. Иҗаттан да ерак тормыйм – музыка яратам, йорт-җиремне үз проектым буенча җиткердем. Бакчада эшләү күңелемне  ял иттерә, иртә таңнан чыгып  киткән  эшем-нән  ничәдә генә кайтсам да, анда чыгарга вакыт табам. Тагын бер гадәтем бар – булдыра алган эшкә генә алынам һәм аны җиренә җиткермичә туктамыйм. Ә “компьютер кебек” дигәнегез ул бар нәрсәне планлаштырып, алдан күрә белеп эшләүдән һәм күпмедер табигатьтәндер – хәтеремә зарланмыйм.
– Кемнәрне ышанычлы кешеләрегез, дип саныйсыз?
– Мин “гегемон” булырга яратмыйм. Кайчандыр Илгизәр абый Зәйнуллин китмән кебек үзегезгә генә тартмагыз, ә “пила” кебек, “бер сиңа, бер миңа” принцибы белән  яшәгез, дигән иде. Шуны девиз иттем. Һәр өлкәдә үземнең кул астындагы белгечләр белән киңәшләшеп эш итәм. Баш агроном Рөстәм Әюпов, баш зоотехник Фариз Җамалетдинов, баш ветеринария табибы Фарил Шәрәфетдинов, баш икътисадчы Роза Хәмидуллина, баш бухгалтер Фирая Җаббарова, Өчмунча хуҗалык исәбендәге звено җитәкчесе Флера Шәрә-фетдинова – менә минем озак еллар дәвамында сыналган ышанычлы командам. Төрле тармакта эш-ләүчеләргә дә  хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләремне генә ирештерәм. Һәр-кемгә хәлдән  килгәнчә  ярдәм итәргә тырышам.  Шуны да әйтәсем килә,  дусларым да күп минем.
– Иртәгә дөнья бетә, ди-сәләр, нинди эшне төгәл-ләп калдырыр идегез?
– Бернигә карамыйча, яраткан хезмәтемне дәвам итәр идем. Ә дөньяларның  бетмәвен, һәркемгә исән-лек, иминлек, басу-кырларда үсеп килүче иген-нәргә шифалы яңгырлар явуын телим. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төп ризыгы шуннан бит.
– Сезгә дә  алдагы тормышыгызда уңышлар гына юлдаш булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International