Буалылар "Җиңү тәрәзәләре" бөтенроссия акциясенә кушылды

2022 елның 6 мае, җомга

Аның кысаларында катнашучылар фатирлар, йортлар, офислар тәрәзәләрен Җиңү көненә багышланган рәсемнәр белән бизиләр.

Бизәлгән тәрәзәләрнең фотоларын социаль челтәрләрдә #ОкнаПобеды хэштегы белән геройларга рәхмәт сүзләре, тематик текстлар белән урнаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә теләге булган һәркем кушыла ала. Чараның төп максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Җиңү көне бәйрәмен тантаналы каршылау, яшь буынга аның традицияләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, ветераннарны искә алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International