Буадан тыл ветераны Мария Дмитренко: «Эшсез тора алмыйм»

2022 елның 6 мае, җомга

 

Шәһәрдә яшәүче 92 яшьлек тыл ветераны Мария Дмитриенко гомере  хезмәттә узган, ләкин шул ук вакытта авыр тормыш юлы белән горурлана да ала.

-Менә хәзер уйлыйм, ни өчен бераз гына булса да үземне сакламаганмын. Беләм - йөрәгем шундый, мин беркайчан да җиңел эш эзләмәдем. Бүген дә эшсез тора алмыйм, хәтта идәннәрне дә башкаларга юдыртмыйм. Төзелештә ташчы ярдәмчесе булдым, Амур өлкәсендәге вагоннарны бушаттым, - ди Мария Ивановна. Ә төзелештә бер ташчы һәрвакыт әйтә торган була: «Миңа  ярдәмгә Марияне куегыз, ул башкаларның бишесе кадәр бер үзе эшли ала».

Һәм шулай, ул балачактан авыр хезмәт белән чыныккан. Кайгы-хәсрәтне дә аз кичермәгән - ун яшендә әнисен, ә аннары кече сеңлесен югалткан. Ә ике елдан Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе беренчеләрдән булып фронтка киткән.

- 1942 елда 4 сыйныфны тәмамладым һәм алга таба укырга насыйп булмады. Ә укырга теләдем, хәтерем яхшы иде. Хәтта бүген дә укып йөрүләремне  хәтерлим. Тик нишлисең, вакыт шундый иде. Кече сеңлем тугач, әни белән чиратлашып аны карадык, колхозда эшләдек. Ул вакытта кием дә, ризык та юк иде. Басуда бер аякта галоша булса, икенче чабатада иде. Черек бәрәңге, үлән булса, тамак тук иде - дип искә ала әңгәмәдәшем. Әтисе фронттан исән – сау кайтса да, анда алган яралар аның гомерен кыскарта-ул 62 яшендә вафат була. Бүген ире Петр да, ике әнидән туган җиде бертуган абый-апалары даисән түгел инде. Ире белән ул тетага барганда Грозныйда таныша. Гаилә Чечняда да, Казахстанда да яши. Бердәнбер улы сабый чагында үлә. Мария Ивановна тормышлары төрле почмакларда таралган туганнарының балалары белән аралашып яши. Аңа телефон аша еш шалтыраталар, хәл-әхвәлләре белән кызыксыналар. Ә Буада яшәүче Андрей Федотов, Владимир Горшков гаиләләре белән аңа булышалар. Беренчеләре Пасхага йортын юсалар, ә Владимир аны туган авылы Протопоповка авылына, Тимбайга якыннары каберенә алып кайта.

- Бер генә үтенечтән дә баш тартмаган Назимә һәм Мәгъзүмгә дә бик рәхмәтле. Менә 22 ел инде күршеләр булып яшибез, - ди Мария Ивановна. Визитым вакытында да Назимә аның эшләре белән кызыксынды.

– Минем барысы да яхшы, чөнки зарланырга яратмыйм. Бик сәламәт булмасалар да үз аякларымда булуыма сөенәм, капка янына һава суларга чыгам. 18 ел яшәүче дустым- этем Куколка белән ишегалдында йөрим, - ди әңгәмәдәшем. Мине дә алар икәү озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International