Буа Бөек Ватан сугышы ветераннары котлаулар кабул итәләр

2022 елның 6 мае, җомга

Ел саен Бөек Җиңү бзйрәме алдыннан безнең районда яшәүче ветераннарыбызга шәхсән барып, хәлләрен белешеп тору матур традициягә әйләнде. Район җитәкчелеге, депутатлар шәхсән үзләре Бөек Җиңү өчен  ветераннарга рәхмәт белдерәләр һәм нык сәламәтлек телиләр, ә бүген бу бигрәк тә актуаль.

 

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе белгечләре һәм яшьгвардиячеләре Ветераннар советы рәисе һәм иҗтимагый тәртипне формалаштыру оешмасы җитәкчесе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып котладылар. Партиядән азык-төлек җыелмалары тапшырылды һәм ветераннарны Җиңү волонтерларыннан музыкаль бүләк белән сөендерделәр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Буа муниципаль районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгын безнең белән 12 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы алачак.


«Минем өчен иң мөһиме-хәтер. Сугыш, илебез тарихы, ата-бабаларыбыз турында хәтер. Алар барысы да – үз йортларын, үз гаиләләрен, ә күпләре үз тормышларын кызганмый көрәшкән, һәм болар барысы да үз иленең азатлыгы, безнең азатлык өчен! Шуңа күрә солдатларның батырлыгын истә тоту мөһим»  - дип билгеләп үтте «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International