Буа районында "Безнең ишегалды" программасы буенча күпфатирлы йортлар территорияләрен төзекләндерү эшләре башланды

2022 елның 6 мае, җомга

Берничә ел дәвамында республиканың күп фатирлы йортлары "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында төзекләндерелә.

Буа районы  программаның актив катнашучысы булып тора. 2021 елда Буа шәһәрендә 10 ишегалды төзекләндерелде, агымдагы елда эш дәвам итә.

Бу көннәрдә "ГлавТрансСтрой" җәмгыяте эшчеләре Казан тракты урамындагы 3Б номерлы йортны төзекләндерү буенча эш алып бара. Гомуми мәйданы 1738,5 квадрат метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International