Гафурова Равия Шакирҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 6 мае, җомга

Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде. Бу көннәрдә Гафурова Равия Шакирҗан кызы да юбилей белән котлауларны кабул итте.

Юбилярны 90 яше тулган көне белән котларга Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханбиков килде. Илгиз Фәрид улы аңа Россия Президенты В.В. Путин һәм Буа районы башлыгы исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International