Буада нәфис гимнастика буенча Буа районы Башлыгы кубогына төбәкара ярышлар уза

2022 елның 6 мае, җомга

Икенче ел Буа шәһәренең "Импульс" спорт комплексында нәфис гимнастика буенча төбәкара ярышлар уза.

Тренерларның да, яшь гимнастларның да хезмәте зур булган спортның матур төре ул нәфис гимнастика. Бүген гимнастлар бик күп матур номерлар күрсәттеләр, аларның күбесе якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан хәрби тематикага багышланган иде.

Ачылу тантанасында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты, «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» Лилия Шәфиева катнашты.

Буа районы башлыгы кубогы өчен Казан, Яр Чаллы, Ульяновск, Әлмәт һәм Россиянең башка шәһәрләреннән гимнастлар көч сынашты. Шунысы куанычлы, быел Буаның яшь гимнасткалары да көрәшә.

- Быел безнең Буа районының яшь гимнастларының чыгышларын күрүебез сөендерә. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру- безнең алда шундый бурыч тора иде һәм без бу эшнең нәтиҗәсен күрәбез. Кыю  булмаса да, әмма ышанычлы адымнар белән безнең балалар спортның  яңа юнәлешен үзләштерәләр. Димәк, уңыш та таулар артында түгел. Нәфис гимнастика федерациясенә, аерым алганда, сезгә, Лилия Планитовна, тренерыбыз Анастасия Леонтьевага күрсәткән игътибарыгыз һәм нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ранис Камартдинов һәм ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

Ярышлар 6 майдан 7 майга кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International