Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне бөтен халык бәйрәме – Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!  

77 ел элек күпмилләтле совет халкы Бөек Ватан сугышында кешелекнең мәрхәмәтсез дошманы – фашизмны тар-мар итте. 1945 елның 9 май кичендә тарихтагы иң вәхшәтле, иң канкойгыч, кешелексез сугышның тәмамлануын, бик озак көтелгән тынычлык урнашуын белдереп, Ватаныбызның күгендә җиңү салюты яңгырады. Моңа кадәр миллионлаган кешенең бер булып шул дәрәҗәдә зур шатлык хисләре кичергәне, Туган җирнең бөеклеген һәм хөрлеген саклап калган кыю сугышчыларга ихлас күңелдән дан җырлаганы булдымы икән?!

Бөек Җиңү ул – данлы Ватаныбыз тарихының иң күренекле вакыйгасы, халыкның корычтай нык рухы, каһарманлыгы күрсәткече, гаделлек һәм хаклыкның явызлык көчләреннән һәм золымнан һәрчак өстен чыгуына ачык бер мисал. Илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнештәге Җиңү Көне сугыштан соңгы буыннар хәтеренә тирән уелды, күпсанлы һәйкәлләрдә, шәһәрләр, авыллар һәм урамнар атамаларында, музейлар һәм панорамалар экспозицияләрендә мәңгеләштерелде. 

Икенче бөтендөнья сугышы – кешелек тарихында иң зур фаҗига, ул бик күп дәүләтләргә һәм халыкларга исәпсез-хисапсыз бәлаләр китерде. Әмма иң зур югалтулар, кешеләрнең күпләп вафат булуы, шәһәрләрнең, авылларның җимерелүе, юкка чыгуы безнең ил язмышына төште. 

Бүген без, шөһрәтле Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, беренче нәүбәттә, Туган җиребезне һәм бөтен дөньяны нацистлардан каһарманнарча саклап, сугышның коточкыч тегермәнендә һәлак булган, дәһшәтле бомбага тотулардан, ядрәләрдән гомере өзелгән, концлагерьларда юк ителгән, камалыштагы Ленинградта ачлыктан үлгән һәркемнең рухы алдында баш иябез. Дошман басып алган җирләрдә аяусыз изүдән җәфа чиккән, туган йортын ташлап, чит җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне искә төшерәбез, сугыш чоры балаларына һәм яраланып кайткан солдатларга олы хөрмәтебезне белдерәбез.

Татарстаннан фронтка киткән җиде йөз меңнән артык кеше, кулына корал тотып, Ватан азатлыгын яклап сугышты, шуларның яртысыннан артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Кызганыч, аларның барысына да югары бүләкләр тапшырылмады, әмма шулай да бу каһарманнарның һәрберсе җиңүгә үзеннән саллы өлеш кертте. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Фәрит Фәтхуллин, Борис Кузнецов, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. 

Завод цехларында дошманга каршы дәһшәтле корал койган һәм авыр сугыш алып барырга мәҗбүр булган илне азык-төлек белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәре чиксез олылауга лаек. Татарстанның башкаласы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү, һичшиксез, аларның фидакарьлеген тану һәм зур хөрмәт билгесе буларак кабул ителә. 

Четерекле хәзерге заманда җиңүчеләр буыны васыять итеп калдырган идеалларга тугрылык саклау гаять мөһим. Бүген татарстанлылар – ветераннарның дәвамчылары – күпмилләтле Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклап, шул исәптән Украинадагы махсус хәрби операциядә дә, үзләренең хәрби бурычын намус белән үти. Аларның һәрберсе тарих безгә йөкләгән җаваплылыкның ни дәрәҗәдә зур булуын бик яхшы аңлый.  

Бөек Ватан сугышының сабаклары нацистларның «көрән» идеологиясен тараткан, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен санга сукмаган, халыклар арасында дошманлык орлыклары чәчкән һәркемнең, алар күпме генә «ак киемнәргә» төренеп маташмасын, җәзага тартылачагына шик калдырмый. Җиңү китергән 1945 елдагы кебек үк тарихта бердәнбер гадел чишелеш табылыр, нацизм кебек абсолют явызлыкка хәзерге дөньяда урын булмавы тагын бер кат расланыр дип ышанам. 

Сугыш һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, ә халкыбызның сугышчан һәм хезмәт даны варисларына илнең оборона куәтен, икътисадый һәм мәдәни үсешен ныгытуда зур уңышлар, тынычлык, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим! 

Җиңү Көне котлы булсын, кадерле дуслар! Бәйрәм белән! 

 

 

Татарстан Республикасы 

Президенты Р.Н. Миңнеханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International