Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлавы.

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле буалылар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлыйм!

9 Май - Россия һәм аның һәр гаиләсе өчен изге көн, бу буыннарны берләштерүче бәйрәм. Җиңү көнендә без Ватаныбызны яклаган, тылда авыр хезмәтне башкарган кешеләрнең барысын да искә төшерәбез.

Кырыс сугыш елларында 10 меңнән артык буалы Ватан сакчылары арасында сугышкан. Аларның 7 меңнән артыгы сугыштан туган якка  әйләнеп кайтмаган. Без сугыш кырларында мәңгегә калучыларны олы ихтирам һәм тирән  йөрәк сагышы белән искә алабыз.

Җиңүнең 77 еллыгын безнең  сафларда  12 ветеран-фронтовик, 312 тыл хезмәтчәне, 113 солдат толлары каршы алачак.

Сезгә, хөрмәтле ветераннар, озак еллар җиңүчеләр сафында калуыгызны, күңел күтәренкелеген саклауыгызны телим. Сез һәрчак сәламәт, ә гаиләләрегез һәрвакыт имин булсын.

Бәйрәм белән, кадерле буалылар! Бөек Җиңү көне белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International