2022 елның 11 маенда Буа район Башкарма комитетының утырышлар залында 2021 ел өчен Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча гавами ( ачык) тыңлаулар булды. Анда район Советы депутатлары, учреждение, оешма һәм предприятие вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.
Гавами ( ачык) тыңлауларны Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары И. Ф. Еремеев алып барды.
Буа муниципаль районының 2021 елга бюджет үтәлеше турындагы доклад белән Буа муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе А.Р. Әюпов, өстәмә доклад белән район Советының бюджет – финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе А. Ф. Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Буа муниципаль районының 2021 елга бюджет үтәлеше турындагы хисап проекты буенча Контроль-хисап палатасы рәисе Р.Р. Әһлиуллин тыңланды.
Гавами ( ачык) тыплауларда катнашучылар 2021 елга муниципаль район бюджеты үтәлеше турындагы хисап проектын хупладылар, аны Буа район Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа муниципаль районы Советына 2021 ел өчен Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проектын советның чираттагы утырышында карарга тәкъдим иттеләр
Буа муниципаль районының бюджет үтәлеше турында
хисап проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү комиссиясе рәисе
И. Ф. Еремеев