Буа районында юкка чыккан авыллар урыннарында 2 истәлек билгесе ачылды

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Юрий Николаевичның әтисе  - Николай Андреевич Муравьев исеме-Курени авылы урынында Истәлек билгесенең гранит тактасында язылды. Ул елмаю һәм күз яшьләре белән исемлекне барлый һәм әтисен искә ала.

9 май көнне юкка чыккан Курени һәм Чабры авыллары урынында истәлекле билгеләр ачу тантанасы булды.

2020 елда ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Буа якташлыгы Буа районы җитәкчелеге белән берлектә юкка чыккан авылларның истәлеген мәңгеләштерү буенча масштаблы эш башладылар. Инде булмаган торак пунктларында  ата-бабаларны искә алу мөмкинлеге булсын өчен ел саен стеллалар урнаштырылачак.

 2020 елда 3, 2021 елда 5 шундый   билге урнаштырылды һәм тантаналы рәвештә ачылды. Бүген, бөтен ил үз геройларының исемнәрен искә алган көнне, тантаналы шартларда тагын 2 истәлекле стелла ачтылар. Алар картадан юкка чыккан Курени авылы Кыят авыл җирлеге территориясендә һәм Чабры – Шәмәк авыл җирлеге территориясендә урнаштырылды.

Район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров авыл халкын, әлеге авыллардан чыккан туганнарын сәламләде. Тантаналы чара тыныч күк йөзе бүләк иткән геройларның исемнәрен мәңгеләштергән стеллаларны ачу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International