Буа шәһәрендә яшәүче бер ир күптән фотография белән мавыккан һәм бу һөнәр белән шөгыльләнергә хыялланган. Әлеге хыялны тормышка ашырырга Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге булышкан
Белгечләр гражданга эшсез гражданнарга үзмәшгульлеккә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте, Эксперт советы утырышы бизнес-план әзерләргә булышты. Реналь аны уңышлы яклап чыкты. Хәзер ул яраткан эше белән генә шөгыльләнеп калмый, ә табыш та ала.
Исегезгә төшерәбез, «Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында «Демография» илкүләм проекты кысаларында, гражданнарның аерым категорияләрен һөнәри укытуны һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру максатыннан, «Иннополис Университеты» 2022 елда түбәндәге программаларга укучылар туплый:
1. Цифрлы продуктларны импортлау шартларында мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгеч
2. Коммерция һәм дәүләт оешмалары өчен мәгълүматлар белән эшләү буенча белгеч
3. Региональ һәм федераль ИТ-компанияләр өчен тест үткәрү буенча белгеч
4. Региональ һәм федераль ИТ-компанияләр өчен белгеч
5. Белем бирү һәм проект эшчәнлеге модераторы
6. Мәгариф оешмаларында тьюторларның һөнәри эшчәнлеге
Программаның һәм уку шартларының җентекле тасвирламасы: https://edu.innopolis.university/fedproj… сылтамасы буенча.
Иннополис университетыннан җаваплы зат: Бәдретдинова Гөлгенә Эдуард кызы, тел. +7 (843) 203-95-22, e-mail: g.badrutdinova@innopolis.ru
Бу хакта Буа мәшгульлек үзәге хәбәр итә.