Атна саен эш планы кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын шәхсән үзе йөреп чыга. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасары һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.
Бүген тикшерү Буа-Алан территориясеннән башланды. Сабантуй урынында булачак үзгәрешләр халыкны сөендерәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уңайлы үтү юллары, тротуарлардан тыш, биредә тамашачылар уңайлылыгы һәм аларны кояш яки яңгырдан саклау өчен ябык трибуналар да барлыкка киләчәк.
- Эш күп һәм график бик киеренке. Шуңа да карамастан, үз көчеңне тупларга һәм төзелешне Сабантуй үткәрү датасына тәмамларга кирәк, - дип билгеләп үтте Ранис Камартдинов.
Район башлыгы шулай ук Буаның мәдәният йортында һәм 1 нче сәнгать мәктәбендә төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Ранис Камартдинов ремонт эшләре бара торган объектларда булганда, төзүчеләрнең, подрядчыларның игътибарын башкарылган эшләрнең сыйфатына юнәлтте. Хәл итәргә һәм эшләп бетерергә кирәк булган төп моментларны билгеләде.
- Эшне сыйфатлы итеп башкарырга, җибәрелгән җитешсезлекләрне төзәтергә, биналарның функциональлеген тәэмин итәргә кирәк.
Ранис Камартдинов дизайнерлык чишелешләрен өстәп, балалар өчен матур элементлы фотозоналар, төрле күргәзмә почмаклары булдырырга тәкъдим итте.
Тикшерү Буа медицина училищесының тулай торагын карау белән тәмамланды.