Буада Камкомбанкның яңа өстәмә офисы ачылды

2022 елның 15 мае, якшәмбе

Буада Камкомбанкның яңа өстәмә офисы ачылды.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Шакирҗанов , идарә рәисе Лилия Байчурина, фермер хуҗалыклары вәкилләре, эшмәкәрләр катнашты.

«Безнең банкның девизы «Яңа эшләргә кыюлык » дип атала. Без бу васыятькә иярәбез һәм бүген яңа офис ачабыз», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Лилия Байчурина.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң яңа офис буенча экскурсия оештырылды. Кунакларга, клиентларга хезмәт күрсәтү зоналарын, операция залын күрсәттеләр.

Яңа офиста физик һәм юридик затлар өчен банк хезмәтләренең бөтен спектрын - кулланучылар һәм ипотека кредиты, түләүләр , автокредит, кертемнәр һәм депозитлар, бизнес өчен кредитлар алырга була.

Яңа мөмкинлекләр белән беррәттән шәһәр халкы сыйфатлы банк хезмәте дә ала алачак.

Хезмәткәрләргә һәм булачак клиентларга финанс иминлеге һәм башлангычларында уңышлар телибез .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International