Казан шәһәренең Константиновка мәдәният йорты үзешчән театр коллективы буалыларга Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасын тәкъдим итте

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

«Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен һәркем үз гомерендә бер генә булса да  күргәндер, мөгаен. Шул ук вакытта һәр режиссер, театр коллективы аны үзенчә уйный.

Пьесаның гамәлләре бала табу йорты палатасында бара, анда төрле яшьтәге дүрт хатын-кызязмышы күрсәтелә. Һәрберсенең үз дөньясы, үз язмышы, тормышка һәм балага карата үз карашы бар.

Спектакль - наз һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч күңелсезлекләр белән сугарылган. Үз баласыннан баш тарткан хатын-кызның роле һәм бала бәхетен татый алмаучы хаты-кыз роле хис-тойгылар өермәсен уята. Кызганыч, бүгенге җәмгыять шундый проблемалар белән очраша.

Актерлар шулкадәр профессиональ уйнады ки, әсәрнең төп мәгънәсен һәр тамашачының күңел тирәнлегенә җиткерә алдылар.

 - Спектакль бик ошады, бик дулкынландыргыч булды. Театр җитәкчесенә, режиссерына һәм тамашачыларга зур канәгатьлек тудырган рольләрне башкаручы артистларга зур рәхмәт. Бигрәк тә Гөлфинәнең роле бик күп якты позитив эмоцияләр уятты. Күңелне кузгатып, уйландырырга һәм күп нәрсәне икенче яктан карарга мәҗбүр итте, - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.

 

Спектакль, чыннан да, уңышлы узды. Тамашачылар артистлар һәм режиссер Равил Рамазановны аягүрә басып алкышладылар.

Район башлыгы Ранис Камартдинов артистларга уен өчен рәхмәт белдерде, коллективка һәм оештыру составына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International