Ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Буа ветеринария техникумының «Игелек» отряды волонтерлары белән берлектә ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм пенсионерларның өй яны кишәрлекләрендә ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Һәр язда яшелчә утыртуга кишәрлекләрне әзерләү оештырыла. Өлкән яшьтәге кешеләр балаларга һәр очрашуда игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.