2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «Кайнар линия» булачак

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Сезне кайнар линия эшенә актив кушылуыгызны сорыйбыз. «Кайнар линия» телефоны 8(800) 350-44-72.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Эдуард Нагуманов, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 1нче нейрохирургия бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе әгъзасы Тимур Бикмуллин, һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының башка белгечләре җавап бирәчәк.

Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 2022 елның 24 маена 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International