2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) гражданнарны бергәләп кабул итү була

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

Буа районында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасарына- күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесенә үз сорауларын бирергә мөмкинлекләре бар. Сәрия Сабурская һәм Рәмис Мөҗиповка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылып куярга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International