Район башлыгының Матбугат көне белән котлавы

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле район газетасы «Байрак» («Знамя », «Ялав») хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйбыз!

Сезнең эш мактаулы һәм мөһим - кызыклы мәгълүмат алып бару, даими рәвештә вакыйгалар үзәгендә булу, кешеләрне яңа кызыклы фактлар белән таныштыру.

Сезнең ярдәм белән Буа районында яшәүче һәр кеше районда барган үзгәрешләр турында оператив рәвештә белеп тора. Сез һәр көнне һәр басылган сүз өчен зур җаваплылык тотасыз. Киләчәктә дә хакимият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы диалог конструктив булыр дип ышанабыз , чөнки безнең максатыбыз бер - район халкының иминлеге.

Сезгә тугрылыклы укучылар, якты вакыйгалар , кызыклы материаллар, югары рейтинглар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International